ТР Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза
Фото: КФУның Ботаника бакчасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). Казан федераль университетының Ботаника бакчасы махсус саклана торган табигый территорияләр исемлегенә кертеләчәк. Хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Элегрәк КФУның астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән иде. Алардан тыш исемлеккә Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы (2000 ел), Болгар тарихи-археологик комплексы (2014 ел) һәм Успенский соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре (2017 ел) кергән.