Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2022, 12:07

Бортпроводник Татьяна Найденова: «Беренче рейс – мәктәптәге беренче көн кебек»

Һөнәрнең романтикасы, стюардессаларның күп бурычлылыгы һәм психологик тотрыклылыгы турында – KZN.RU порталы материалында.

Фото: Екатерина Измайлова

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль, Дмитрий Никитин). Бүген Бөтендөнья гражданнар авиациясе бортпроводнигы көне билгеләп үтелә. Бу – сәяхәт рухы белән сугарылган, әмма шул ук вакытта батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү таләп итә торган иң романтик һөнәрләрнең берсе. «ЮВТ АЭРО» АҖ Татарстан авиакомпаниясенең бортпроводнигы, өч бала анасы, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» премиясендә «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясе номинанты Татьяна Найденова KZN.RU порталына үз эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Күктә меңләгән сәгать, дистәләгән илләр һәм Австралия турында хыял

Татьяна авиациядә инде 20 елдан артык эшли һәм көн саен диярлек чын мәгънәсендә болытларда оча. Бу вакыт эчендә ул күктә меңләгән сәгать үткәргән. Мондый тыгыз графикта аның белән самолетны чираттагы рейска әзерләгән һәм авиакомпания хезмәткәрләре бортка кирәкле техник хезмәт күрсәтү үткәргән арада очрашырга мөмкин булды.

«Минем бөтен тормышым – очышларда, - дип сөйләде бортпроводник. - Бу һөнәр күк йөзе, романтика һәм хатын-кыз сөйкемлелеге белән бәйле. Самолет бортына басучы һәр пассажир беренче итеп стюардларның һәм стюардессаларның елмаюларын күрә. Бу безнең һөнәр вәкилләренең визит карточкасы. Бөтен очыш елмаю белән узарга тиеш».

Стюардесса сыйфатында күккә беренче тапкыр Татьяна 2001 елда күтәрелә. Татарстан бортпроводниклар мәктәбен тәмамлап, кырыс сайлап алуны узып, ул Татарстан авиакомпанияләренең берсендә эшли башлый. Аннары авиаташучы Татьянаны Мәскәү дәүләт гражданнар авиациясенең техник университетына җибәрә, анда ул эш өчен кирәк булган гамәли күнекмәләргә өйрәнә.

Казан – Мәскәү маршруты буенча үзенең беренче рейсын ул беркайчан да онытмаячак. «Бу бик дулкынландыргыч көн иде. Мин аны беренче сыйныфка бару белән чагыштырыр идем», - дип елмайды Татьяна.

Хәзер бортпроводникның җилкәләре артында бөтен дөнья буйлап уннарча илләргә очышлар исәпләнә: Мисыр, Франция, Греция, Испания, Кипр, Румыния, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис, Италиягә. Әмма Татьянаның хыялы әлегә тормышка ашмаган. «Кайчан да булса минем Австралиягә барасым килә», - дип уртаклашты ул.

Беренче эш – самолетлар

Татьянаның очыш графигы шактый тыгыз. Һавада ул аена – 70 сәгать чамасы. Шул ук вакытта көндезге рейсларны өстен күрә. «Төнге очышлар романтика өсти, син иллюминатордан төнге шәһәрләрне күрәсең, әмма алар организмның биологик сәгатьләрен боза һәм тернәкләнү катлаулырак».

Очу маршрутын бортпроводниклар гадәттә очышка 2-3 көн кала алалар. «Мондый шартларда кайберәүләргә якындагы атнага үз графигын планлаштыруы кыен. Минем бар да киресенчә – мин очышларны көтеп алам», - дип ассызыклады бортпроводник.

Эштәге зур йөкләнешкә карамастан, Татьяна ире белән бергә өч малай тәрбияли. «Ирем хәрби, һәм шуның аркасында гаиләдә тәртип бар. Без балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтәбез, алар әнинең эшенең нинди икәнен аңлыйлар. Балаларның аңлавы аркасында мин эшкә тыныч күңел белән китәм», - дип сөйләде ул.

Ә сез бортпроводникка бирелә торган иң популяр сорауларның берсе «Ә сездә томат согы бармы?» икәнен белә идегезме?!

Татьяна сүзләренчә, ул балаларының да киләчәген авиация белән бәйләүләрен теләр иде. «Алар минем иҗади егетләр, тик мин кайчан да булса үз тормышларының бер өлеше итеп нәкъ менә күк йөзен сайларлар дип өметләнәм», - дип сөйләде Татьяна.

Бортпроводник – ул табиб, психолог һәм коткаручы

Бортпроводниклар – авиакомпаниянең йөзе. Татьяна Канаданың 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 авиалайнерында оча. Норматив буенча самолет экипажы командирдан, икенче пилот һәм бер бортпроводниктан тора.

Стюардесса вазифасына очыш вакытында пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү керә, бу югары психологик тотрыклылык таләп итә. «Һавада төрле хәлләр булырга мөмкин, һәм аларның һәркайсына безне җентекләп әзерләделәр, - дип билгеләде Татьяна. - Күпләр бортпроводниклар – хезмәт күрсәтүче персонал, дип уйлый, әмма бу алай түгел. Безнең җилкәләрдә зур җаваплылык ята. Эшебез күпкырлы, бортпроводниклар ул – медиклар да, педагоглар да, психологлар да, нянялар да, официантлар да, коткаручылар да», - дип сөйләде Татьяна.

Моннан тыш, бортпроводниклар бер үк вакытта берничә мәсьәләне хәл итү өчен күп бурычлылык режимында эшли белергә, шулай ук һәр пассажирга юл табар өчен җиңел аралаша торган булырга тиеш.

Пассажирлар креслога утыргач, бортпроводниклар пассажирларны санап чыгарга, киштәләргә багажларын алып куярга ярдәм итәргә, инструктаж үткәрергә тиеш. Очыш дәвамында һәр пассажир өчен аның яхшы узуын күзәтергә кирәк. Мәсәлән, әгәр кешегә начар булып китсә һәм бортта медик булмаса, кешенең гомере нәкъ менә бортпроводниклар гамәлләренә бәйле. «Күп кешеләр очудан бик нык курка һәм моны танырга ояла. Без мондый кешене белергә, аның белән сөйләшергә, тынычландырырга һәм тискәре фикерләрдән арындырырга тиешбез. Һәр кеше өчен иң мөһиме – игътибар. Сөйләшүдән соң еш кына мондый пассажирлар тынычланалар һәм очышны дәвам итәләр», - дип билгеләде бортпроводник.

Бортпроводникларга гадәттән тыш хәлләр вакытында пассажирлар өчен җаваплылык йөкләнә. «Без һәлакәт турында сөйләшмибез – кайчагында эләктерелмәгән пассажирлар травмалар алырга мөмкин, өстәвенә, самолет турбулентлык зонасына килеп кергәч, күгәргән урыннар һәм сыдырылулар белән генә калмаска да мөмкин, – дип уртаклашты Татьяна. - Һәрвакыт пассажирларны безнең күрсәтмәләргә иярергә чакырабыз, чөнки сәламәтлек һәм гомер нәкъ менә шуңа бәйле».

Шәхси кием бренды һәм иҗтимагый эшчәнлек

Авиация Татьянаны яңа казанышларга илһамландыра. «Мин теләсә кайсы хатын-кыз кебек романтика һәм сәяхәтләр яратам. Эш миндә бик күп якты хис-кичерешләр уята», - дип сөйләде Татьяна. Аның сүзләренчә, күп кенә танылган кешеләр үз карьераларын нәкъ менә бортпроводник профессиясеннән башлаган, чөнки күктә алар энергия ала, ә сәяхәтләр һәм шартлар алыштыру яңа идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Әйтик, коронавирус пандемиясе вакытында Татьяна күптәнге хыялын тормышка ашырырга – үзенең кием брендын булдырырга карар кылган. Моның өчен ул Миландагы Марангони институтында дизайнерга укыган. Казанга кайткач, ул яшь дизайнерлар һәм тегүчеләр төркеме белән үз бренды астында кием коллекциясен булдырган. «Тиздән теләүчеләрнең безнең коллекциядән күлмәк сатып алу мөмкинлеге булачак, һәркем күңеленә хуш килер дип уйлыйм», - дип ышана Татьяна.

Моннан тыш, Татьяна Найденова иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм беренчел иммунодефицит буенча төбәкара иҗтимагый оешмасының республика бүлеге җитәкчесе булып тора. Аның катнашында тормышка ашырылган проектлар арасында – республикада беренчел иммунодефицит булган балалар өчен иммунологик үзәк ачу. Үз казанышлары өчен ул берничә тапкыр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерде. «Мин һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырышырга кирәк дип саныйм», - дип сөйләде Татьяна.

Бик күп яраткан эшләренә карамастан, ул тормышын күктән башка күз алдына китерми, һәм аны самолетлар белән бәйләгән язмышына рәхмәтле булуын белдерде. «Минем өчен авиация – ул эш түгел, бу тормыш рәвеше», - дип ышана Татьяна.

Әңгәмә ахырына самолет чираттагы рейска тулысынча әзер иде инде. Ә Татьяна макияжын төзәтте һәм, елмаеп, пассажирларны самолет бортында каршы алырга әзерләнде.

Бүген Татарстан башкаласында яшәүче һәр кешенең үз тормышын авиация белән бәйләү мөмкинлеге бар. Моның өчен бортпроводниклар мәктәбендә махсуслаштырылган уку узарга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, «ЮВТ АЭРО» АҖ – даими пассажирлар рейсларын башкаручы бердәнбер Татарстан авиакомпаниясе. Бүгенге көндә самолетлар 60 тан артык юнәлеш буенча оча. Җиде ел эшләү дәверендә авиакомпания 1 млн 450 меңнән артык пассажир хезмәт күрсәткән, ә узган ел эчендә 8076 рейс башкарган һәм 236 мең 400 кеше хезмәт күрсәткән. Бүгенге көндә авиакомпания флотында Канаданың җиде Bombardier CRJ 200 самолеты, бер Bombardier Challenger 604 һәм ике Bell-429 вертолеты бар.

Барлык яңалыклар