Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2019, 15:13

Бомбинг, Octagon системасы буенча баттллар һәм акробатик рок-н-ролл: Казанда чираттагы «Мәдәни мохит» узачак

Кунакларны 14-нче августта «Әкият» курчак театры янында көтәләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Чираттагы «Мәдәни мохит» бу чәршәмбе, 14-нче августта, Казанда «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда узачак. Шәһәр халкына һәм Татарстан башкаласы кунакларына кызыклы мастер-классларга һәм активлыкларга кушылырга тәкъдим итәләр.

Алар арасында «Аппликация. Кәгазьдән минималистик пейзажлар» дигән мастер-класс булачак, анда теләгән һәркем полигональ пейзаж кебек аппликация төрен үзләштерә алачак. Рәсем сәнгатен яратучылар өчен пуантилизм буенча лекция үткәрәчәкләр, шуннан соң катнашучылар үз көчләрен бу жанрда сынап карый алачаклар.

Икенче мәйданчыкта Казан граффити мәктәбен тәкъдир итәчәкләр һәм аның укытучыларыннан мастер-класс узачак. Алар граффити тарихы, бомбинг һәм мурал кебек урам сәнгатенең төрләре, аларның үзенчәлекләре һәм техник кыенлыклары турында сөйләячәкләр.

Шуңа охшаш атмосфера бию юнәлешендә Россия чемпионнары һәм Европа призерларыннан брейк-данс буенча мастер-классларда да хөкем сөрәчәк. Мастер-класстан соң катнашучылар брейкингта көч сынашачаклар һәм Octagon системасы буенча баттлда җитезлеккә, координациягә һәм осталыкка сынаулар узачаклар.

Моннан тыш, хәзерге «Мәдәни мохит»тә акробатик рок-н-ролл, мускулларны ныгыту һәм йомшарту - стрейчинг техникасы, шулай ук халык һәм заманча бию юнәлешләре белән танышырга мөмкин булачак.

Музыкадагы яңа юнәлешләр белән танышырга теләүчеләрне Тимур Мөҗәвитов һәм Ренат Яруллинның «Дубль» поп-джаз дуэты һәм DJ Bulat Bubblegum көтә.

«Умиление» гаилә, ана һәм балачакны яклау үзәге өчен аерым мәйданчык биреләчәк. Белгечләр биредә гаилә кыйммәтләренә багышланган агарту очрашулары, иҗади мастер-класслар, шулай ук хәйрия ярминкәсе уздырачак, аннан җыелган акчалар балалар һәм әниләр өчен приютка әверелгән «Бишек» социаль йортын үстерүгә тотылачак .

Чаралар 16.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

Барлык яңалыклар