В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунакларны театральләштерелгән Яңа ел әкияте көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). 30-нчы декабрьдә Казанның Химиклар исемендәге мәдәният сараенда 620 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре өчен зур Яңа ел бәйрәме узачак.
Кунакларны театральләштерелгән Яңа ел әкияте көтә - алар музыка, ут һәм гаҗәеп маҗаралар белән тулы бай патшалыкка эләгә алачак. Тамашачылар интерактив конкурсларда катнашачак, әйлән-бәйлән әйләнәчәкләр һәм яраткан Яңа ел җырларын җырлаячаклар. Бәйрәм ахырында балаларны татлы бүләкләр көтә.
Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Бәхетле көн» хәйрия фонды.