Ике очракта да зыян күрүчеләргә ялган банк хезмәткәрләре шалтыраткан.
Фото: Марат Мугинов
Казанда яшәүче 42 яшьлек ханым полиция хезмәткәрләренә сөйләгәнчә, аңа ир-ат шалтыраткан һәм үзен банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре Дмитрий дип таныштырган. Ул зыян күрүченең мәгълүматларын атаган һәм соңгы сәгать эчендә картаны кулланып нинди дә булса операцияләр ясалмаганмы икәнлеге белән кызыксынган. Ул хезмәттәшләренең ханымның картасы буенча караклык гамәлләре ачыклавын хәбәр иткән. Акчаларны саклау өчен сак дәрәҗәсен көчәйтергә кирәк, дип ышандырган.
Ханым, бер дә шикләнмичә, билгесез кешегә банк картасының бөтен мәгълүматларын әйтеп биргән. Нәтиҗәдә аның картасыннан 88 мең һәм 59 мең сум күчереп алганнар. Бу вакыт эчендә чит кеше зыян күрүче белән элемтәдә торган, ул бераздан акча кире картага кертеләчәк, дип ышандырган.
Алга таба ул калган акчаны виртуаль картага күчерергә тәкъдим иткән, хатын-кыз шулай эшләгән дә. Әмма соңгы кодны хәбәр иткәннән соң ялган банк хезмәткәре аның белән сөйләшүне туктаткан. Хатын-кыз ярдәм хезмәте операторына шалтыраткан һәм, үз карталарын блоклап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Матди зыян күләме 272 мең сум тәшкил иткән.
Яңа Савин районында яшәүче 69 яшьлек ир-ат полиция хезмәткәрләренә шулай ук банктан шалтыратулары һәм аның картасыннан мошенниклар файдаланырга мөмкин дип хәбәр итүләре турында сөйләде. Моны булдырмас өчен, барлык акчаларны да салдырырга һәм аңа берничә көннән тәкъдим ителәчәк яңа банк картасы исәбенә салырга кирәк. Ир-ат шалтыратучы инструкцияләрен үтәгән һәм күрсәтелгән счетка 273 мең сум акча күчергән. Үзен алдаулары турында зыян күрүче банк бүлегенә яңа карта артыннан мөрәҗәгать иткәч белгән.
Әлеге фактлар буенча «Караклык» һәм «Банк картасыннан урлау» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Полиция килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе халыкка таныш булмаган кешеләрдән килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә киңәш итә. Таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Караклар тозагына эләккән очракта кичекмәстән «02» яки «112» телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.