Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2018, 13:11

Казанда "Паркларда кыш" программасы кысаларында 80-нән артык чара узачак

Шәһәрдә барлыгы 150-дән артык мәдәни-күңел ачу чарасы планлаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Яңа ел алды һәм яңа ел көннәрендә Казанда 150-дән артык мәдәни-күңел ачу чарасы узачак. Бу хакта бүген Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.

Спикер хәбәр иткәнчә, шәһәр бистәләрендә һәм торак массивларында берничә чыршы һәм чыршы шәһәрчеге ачылган инде. Яңа ел мәйданчыкларының ачышлары 27 декабрьдә "Казан" гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысын ачу белән тәмамланачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук Казанда паркларда һәм скверларда киң мәдәни программа планлаштырылган. Әйтик, "Паркларда кыш" проекты кысаларында 1 гыйнвардан 19 мәйданчыкта ачык һавада 80-нән артык чара – концертлар, мастер-класслар һәм башкалар узачак.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында "Казанда Яңа ел – 2019" бүлеге эшли. Биредә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен файдалы мәгълүмат җыелган: паркларда һәм скверларда узачак яңа ел чаралары афишасы, хоккей тартмалары, шугалаклар һәм чаңгы трассалары адреслары. Бүлектә ял көннәрендә шәһәрнең җәмәгать транспортының ничек эшләве белән танышырга мөмкин, анда пиротехника җибәрергә мөмкин урыннар һәм башка бик күп нәрсәләр бар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.12.2018
Видеорепортаж
24.12.2018 11:20
1 гыйнвардан Казанда ачык һавада 80-нән артык чара узачак
Барлык яңалыклар