В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Традицион язгы ярышлар Кремль урамында узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Иртәгә, 22-нче апрельдә, Казан үзәгендә Казан федераль университеты ярдәмендә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты оештырган «Республика Татарстан» газетасы призына 79-нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак. Катнашучылар Кремль урамында узачак ярышларны Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуга багышлаячаклар.
Төрле дистанцияләргә йөгерүдә 9 төркем составында 600-дән артык кеше катнашачак: район администрацияләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары (егетләр һәм кызлар аерым), урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары укучылары (аерым), эшче яшьләр, ветераннар һәм начар ишетүчеләр, медицина хезмәткәрләре, шулай ук КФУ командасы. Хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым да, катнаш командалар составында да ярышачак.
Маршрут КФУның уку корпуслары буйлап һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы территориясе буйлап уза, шуңа күрә вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Эстафетаны үткәрү көнендә 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, Профессор Нужин урамыннан 1 Май мәйданына кадәр, шулай ук Шейнкман юлы буенча участок ябыла.
Катнашучылар 13.00 сәгатьтә КФУның төп бинасы янында җыела, аннары – парадка тезелү. Эстафетаны ачу 13.30 сәгатьтә булачак, шуннан соң ярышлар башлана. Җиңүчеләрне бүләкләү ярышлар тәмамланганнан соң 9 төркемнең һәркайсында узачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитетында.