Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2025, 11:01

Казан урамнарында калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен 100 дән артык яңа контейнер барлыкка килде

Татарстан башкаласында калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен ел ахырына кадәр тагын 100 дән артык яңа контейнер куелачак

«ПЖКХ» идарәче компаниясе фотосы

Казанда искергән сары чүп савытлары урынына калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен тагын 101 контейнер куйганнар. Гомумән алганда, «ПЖКХ» идарәче компаниясе төбәк операторы шәһәрдә 327 яңа контейнер урнаштырган.

Контейнерлар Яңа Савин районында алыштырылган: яңа чүп савытларын Гаврилов урамындагы (18 нче йорттан 56 нчы йортка кадәр) контейнер мәйданчыкларында күрергә була.

Гадәттәгечә, аларга икенчел чимал буларак кулланып була торган 5 төрле калдыкны: пыяла (шешәләр, төсле һәм үтә күренмәле банкалар), металл (алюминий һәм корыч банкалар, капкачлар), кәгазь (картон, офис кәгазе, газета-журналлар), пластик эшләнмәләр (шешәләр, канистрлар, флаконнар, контейнерлар, 1-5 маркировкалы пакетлар), тетрапак савытларны (соклардан, сөттән һәм башка продуктлардан бушаган савыт) салырга мөмкин.

Искеләреннән аермалы буларак, яңа савытлар һава шартларына, коррозиягә һәм механик яктан ватылу-ярылу үзенчәлеге буенча чыдамрак, аларны озак вакыт дәвамында кулланып була, ди белгечләр. Контейнерларның җиңел булуы аларны бер урыннан икенче урынга күчергәндә эшчеләр өчен уңайлылык тудырачак.

Ел ахырына кадәр «ПЖКХ» идарәче компаниясе тагы 100 дән артык сары челтәр савытны алыштырырга ниятли.

2024 елда «ПЖКХ» идарәче компаниясе актив шәһәр халкы тарафыннан тапшырылган 3935 тонна күләмендәге икенчел чималны кабат эшкәртү өчен җибәргән. 2025 елның 10 аенда әлеге күрсәткеч 6 миллион тоннаны тәшкил итә.

Алдарак Казанда калдыкларны төрләргә бүлеп җыю буенча яңа мәйданчык ачылуы хакында хәбәр ителгән иде. Авиатөзелеш районында яшәүче халык монда пластик, кәгазь, пыяла, металл ише калдыкларны ташлый ала. Аннан соң әлеге чималны төрләргә бүлеп, эшкәртүгә җибәрәләр. Элегрәк калдыкларны җентекләп төрләргә аеру буенча шәһәрдә ике җыю ноктасы гына эшләгән. Родина урамы, 45 йорт янындагы пунктка һәм Васильченко урамы, 6 йорт янындагы ноктага шәһәр халкы 35 төрле калдык китергән.

Барлык яңалыклар