Смс-хәбәрләрне җибәрү махсус рөхсәтләр алу өчен оптималь вариант булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Алинә Бережная). Татарстанда үзизоляция режимы чорында хәрәкәт итү өчен смс-хәбәрләр ярдәмендә махсус рөхсәтләр ярдәмендә рәсмиләштерү системасы эшли башлады. Махсус сервиста республиканың 10 меңнән артык кешесе теркәлгән инде. Бүген онлайн-брифинг барышында ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин рөхсәтләр бирү кагыйдәләре турында сөйләде.
Смс-хәбәрләр ярдәмендә рөхсәтләр алу системасы республикадагы барлык яшәүчеләрнең дә фатирларында интернет булмавы һәм барысы да заманча смартфоннардан файдаланмавы белән бәйле рәвештә кертелде. Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, республикада яшәүче 3 млн 700 мең кешегә 7 млн сим-карта туры килә, шуңа күрә смс-хәбәрләрне җибәрү махсус рөхсәтләр алу өчен оптималь вариант булып тора.
Айрат Хәйруллин сөйләгәнчә, үз-үзен изоляцияләү урынын калдыру өчен рөхсәт алу алгоритмы бик гади. Республика халкына бушлай 2590 кыска номерына теләсә нинди хәбәр җибәрергә кирәк. Җавапка текстлы инструкция киләчәк, смсны түбәндәге текст белән җибәрергә кирәк булачак: «#Фамилия Исем Әтинең исеме#паспорт сериясе һәм номеры (10 цифр) һәм фактик яшәү урыны адресы#Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза».
Министр сүзләренчә, кулланучыларның шәхси мәгълүматлары якланачак - паспорт мәгълүматлары һәм үз-үзен изоляцияләү урыны адресы гражданинны тикшергәндә аны идентификацияләү өчен кирәк.
Аннары телефонга теркәүнең уникаль коды белән смс киләчәк. Бу хәбәргә җавап итеп «Максат» тексты белән кабат смс-хәбәр җибәрергә һәм тугыз максатның берсен, мәсәлән, «Максат 2»не күрсәтергә кирәк. Андыйларга түбәндәгеләр керә:
1. судка бару,
2. балигъ булмаганнарны мәгариф оешмасына (мәгариф оешмасыннан) илтү.
3. медицина яисә ветеринария оешмасында бару,
4. җеназаларда катнашу,
5. паспортны алу яисә яңадан торгызу,
6. дачага (шәһәр читендәге йортка) чыгу яисә дачадан (шәһәр читендәге йорттан) кайту,
7. кредит оешмаларына һәм почта бүлекләренә бару,
8. дару, азык-төлек продуктларын һәм хезмәткә яраксыз туганнарга беренче кирәк-ярак предметларны китерү, аларга ярдәм күрсәтү,
9. яшәү урынын (тору урынын) үзгәртү.
«Рөхсәт вакыты күрсәтелгән уникаль кодлы җавап хәбәрен алып кына өйдән чыгарга мөмкин. Бу процесс уртача 10 минуттан 15 минутка кадәр бара», - дип ассызыклады А.Хәйруллин. Үзизоляция урынын 1 сәгатькә калдырып була, ә системадан тәүлегенә ике тапкыр гына файдаланырга мөмкин.
Министр билгеләп үткәнчә, әгәр дә яшәү һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаса, ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, шулай ук йорт хайваннарын урамга алып чыкканда, чүп чыгарганда һәм азык-төлек кибетләренә барганда, үз-үзен изоляцияләү урынын ташлап китү өчен рөхсәт алырга кирәк түгел.
«Бу система аерым очракларда тормыш ситуацияләре белән очрашкан гражданнар теге яки бу гамәлләрне башкара алсын өчен эшләнелгән. Әлеге тугыз пунктны чиксез киңәйтергә мөмкин, әмма без нигез итеп иң кирәкле әйберләрне алдык», - дип аңлатты А.Хәйруллин.
Әзерләүчеләр фаразлары буенча, система тәүлегенә 1 млн хәбәргә кадәр алачак, әмма серверлар 11 млн мөрәҗәгатькә кадәр йөкләнешне күтәрә ала.
Бүгенге көндә системада 10 мең татарстанлы теркәлгән. Рөхсәтләр алу белән проблемалар килеп чыккан очракта, республика халкы +7(800) -250-90-33 номеры буенча кайнар линиягә шалтырата ала. Тулырак мәгълүматны шулай ук сайтта өйрәнергә мөмкин.