В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар лекцияләр тыңладылар, китаплар сайладылар һәм хәтта пилотсыз таксида да йөреп карадылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). "Сменада" китап фестивалендә 1,5 меңнән артык казанлы булды. Заманча мәдәният үзәгенең 5 еллыгына багышланган чарада алар лекцияләр тыңладылар, китаплар сайладылар һәм хәтта пилотсыз таксида да йөреп карадылар.
8 һәм 9 декабрьдә фестиваль кунаклары лекторлар белән бергә вакыт фәлсәфәсе, робот-язучылар, бер елдан китап базарында булачак үзгәрешләр һәм 20 елдан соң сәнгатьнең нинди булачагы турында фикер алыштылар.
Биредә килүчеләр 10 меңнән артык китап арасыннан китап сайлап ала алдылар, алар арасында кышның соңгы яңалыклары да бар иде.
Шулай ук китап сөючеләрнең Иннополиска экскурсиягә эләгү мөмкинлеге дә бар иде – бәйгедә җиңгән биш кеше шәһәрнең төп локацияләрендә булдылар һәм Россиядә беренчеләрдән булып пилотсыз таксида йөрделәр.
Фестиваль кунаклары шулай ук "Табигать" яңа концепт-стор буенча экскурсиядә булдылар, анда үсемлекләрне үз интерьерыңы туры китереп сайларга һәм алар мөмкин кадәр озаграк сөендерсеннәр өчен.нәрсә эшләргә икәнен белделәр.
Фестиваль тәмамлануга карамастан, "Сменада" яңа ел алды һәм яңа ел программасы дәвам итәчәк - 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр биредә 50-гә якын чара – кино күрсәтү, лекцияләр, балалар мастер-класслары һәм башкалар узачак, дип хәбәр итә "Смена" заманча мәдәният үзәге матбугат хезмәте.