Барлыгы 30 маршрут буенча 728 өстәмә рейс билгеләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионатына тамашачыларны йөртү өчен 30 маршрут буенча 728 өстәмә рейс билгеләнгән. Җанатарларга түләүсез поездларда 440 мең урын тәкъдим ителгән. Бүгенге көндә 160 мең билет броньлап куелган, бу урыннарның гомуми саныннан 36% тәшкил итә. Әлеге масштаблы чара вакытында транспортның йөрү графигы “Россия тимер юллары” ААҖ һәм “Транспорт дирекциясе-2018” автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан эшләнгән.
Поездлар кондиционерлары һәм экологик чиста бәдрәф комплексларыы булган уңайлы купе вагоннарыннан, шулай ук вагон-рестораннан тора. Моннан кала, инновацион күчмә составтан файдаланырга планлаштырыла. Мәсәлән, Мәскәү-Казан маршруты буенча ике катлы вагоннар йөриячәк.
Өстәмә поездларга урыннар броньлау “Транспорт дирекциясе-2018” автоном коммерцияле булмаган оешманың интернет-ресурсында башкарыла. Поездларда бушлай йөрү хокукын алыр өчен 2018 елгы дөнья чемпионатына билетлар алырга һәм җанатар паспорты (Fan ID) ясатырга кирәк, дип хәбәр итә Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы матбугат хезмәте.
Искәртергә кирәк, FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр үтәчәк.