Спортчыларга 23 муниципаль спорт мәктәбендә, 12 спорт объектында шөгыльләнү рөхсәт ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алена Мирошниченко). Казанның меңнән артык профессиональ спортчысы үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда туктатылган тренировкаларны яңартты. Укуларга Татарстан Республикасы җыелма командасының 1037 әгъзасы һәм Россия Федерациясе җыелма командасының төрле спорт төрләре буенча 84 әгъзасы кереште.
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә кабул ителгән чикләү чараларын акрынлап йомшарту барышында 18-нче майда берничә спорт учреждениесе ачылды. Спортчыларга 23 муниципаль спорт мәктәбендә, 12 спорт объектында шөгыльләнү рөхсәт ителә. Алар арасында - Казанның Үзәк стадионы, «Хезмәт резервлары», «Тасма», «Триумф» стадионнары, «Акчарлак» бассейны һәм башкалар, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.
«Акчарлак» бассейнында шәһәрнең барлык спорт мәктәпләре йөзүчеләре шөгыльләнә. Шул исәптән «Касатка» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә, биредә йөзү буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры, Дөнья кубогының ике тапкыр көмеш призеры иясе, Бөтендөнья җәйге универсиада җиңүчесе, «Касатка» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Егор Куимов шөгыльләнә.
Спорт учреждениесе директоры Игорь Ионов бүгенге көндә бассейнда республика һәм Россия җыелмаларына керүче әйдәп баручы спортчылар гына шөгыльләнә, дип сөйләде. «Касатка» спорт комплексында - төрле яшьтәге 20 кеше. Алар белән 5 тренер эшли. «Спортчылар билгеле вакыт буенча бүленгән, юлда күп дигәндә ике кеше йөзә, үзара аралашмый, биремнәрне бассейнның төрле ягында башкаралар. Әлбәттә, барлык саклану чараларын да саклыйбыз, шул исәптән керү юлында температураны да үлчибез», - дип аңлатты И.Ионов.
Спортчылар һәм тренерлар чикләүләрне өлешчә киметүгә шат. KZN.RU порталы әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, үзизоляция вакытында өйдә бары тик гомуми физик әзерлек һәм йөзүдә пластиканы үстерүче сыгылмалылыкка күнегүләрне генә башкарырга мөмкин булган. Әмма егетләр йөзәргә һәм техникагаөйрәтә алмаган. Эш түбәндәгечә оештырылган: спортчылар тренерлардан биремнәр ала һәм мессенджерлар аша яки видеоэлемтә аша алар буенча хисап тота.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тренировкаларга шулай ук йөзү буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, дөнья беренчелегенең бронза призеры, Бөтендөнья җәйге Универсиадасының бронза призеры, «Дельта» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Эрнест Мәксүмов; бокс буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, «Странджа» халыкара турнирында җиңүче, Нур-Солтандагы халыкара турнирның көмеш медаль иясе, «Идел» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Эльмира Азизова; җәядән ату буенча спорт мастеры, Европа беренчелегендә җиңүче, «Тасма» спорт комплексында тәрбияләнүче Дарья Орешникова; спорт гимнастикасы буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, Дөнья кубогы җиңүчесе, «Первая» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Максим Синичкин; спорт гимнастикасы буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, Европа беренчелегенең көмеш призеры, «Первая» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Александр Чичеров; бильярд буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионатының көмеш призеры, «Ракета» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илдар Вахитов та кушылдылар.