Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2020, 17:44

Татарстанлылардан «Безнең ишегалды» президент программасының кайнар линиясенә меңнән артык мөрәҗәгать килгән

Алар барысы да ике көн эчендә эшкәртелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Татарстан халкыннан «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 1 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Алар барысы да ике көн эчендә эшкәртелә. Бу хакта программаны гамәлгә ашыру барышына багышланган онлайн-конференциядә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде. Татарстан Республикасының рәсми бергәлегендә эфирны социаль челтәрләрдә 195 меңнән артык кеше караган.

Узган ел ишегалларын төзекләндерү буенча киң күләмле программаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап йөрде. Төзекләндерүгә планлаштырылган ишегаллары исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән йортлар территорияләре кергән, анда моңа кадәр Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча төзекләндерү үткәрелмәгән.

Бүгенге көндә, Н.Фишман-Бекмамбетова сүзләренчә, ишегалларын татарстанлылар белән төзекләндерү проектлары буенча онлайн-фикер алышу процессы бара. Барлыгы dvor.tatar сайтына һәм «Безнең ишегалды» программасының кайнар линиясенә +7 (800)275-20-20 номеры буенча меңләгән мөрәҗәгать килгән. ТР Президенты ярдәмчесе билгеләп үткәнчә, аерым очракларда проектлар буенча онлайн-конференцияләр форматында яшәүчеләр, проектлаучылар һәм муниципалитетлар вәкилләре катнашында фикер алышыначак.

«Бу шимбәдән башлап без Президентка халык мөрәҗәгатьләрен эшкәртү нәтиҗәләре турында атна саен хәбәр итәчәкбез. Татарстанлыларны фикерләре белән уртаклашырга, актив булырга, безгә кире элемтә бирергә чакырам», - диде видеоконференция спикеры.

Юлларны һәм тротуарларны төзекләндерүдән тыш, «Безнең ишегалды» программасына тышкы яктырту элементларын ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, ком-гравий катнашмасыннан өслекле балалар мәйданчыклары урнаштыру, шулай ук каты коммуналь калдыкларны җыю һәм өлешчә яшелләндерү мәйданчыклары урнаштыру керә.

Бәхәсле очраклар булганда - мәсәлән, теге яки бу йортларда яшәүчеләр гамәлдәге агачлар урынында яңа парковка урыннары булдыру турында сораганда, халыкның экологик каркасы һәм сәламәтлеге өстенлекле булып калачак, дип билгеләп үтте Н.Фишман-Бекмаметова. Яшел үсентеләрне саклау - «Безнең ишегалды» программасы принципларының берсе, дип өстәде ул. «Программа кысаларында агачларны ике очракта гына кисәчәкләр: әгәр алар авария хәлендә дип танылсалар яисә махсус техника: ашыгыч ярдәм машиналары, янгын сүндерү хезмәте юлларына комачауласалар», - дип ассызыклады спикер.

Программада Татарстан кече архитектур формалар җитештерүчеләре катнаша алачак, алардан тәкъдимнәр шактый килде, дип хәбәр итте Н.Фишман-Бекмамбетова. «Без сәкеләр, чүп савытлары һәм фонарьларга заказны Татарстан җитештерүчеләренә генә бирәчәкбез. Әмма балалар уен җиһазларын бары тик Евразия стандарты буенча иң кырыс сертификация узган җитештерүчеләрнекен генә сайлаячакбыз», - дип аңлатты ул.

Срокны озайтуга карамастан, программа тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак, дип ассызыклады Н.Фишман-Бекмамбетова. Хәзер йортларны алдан планлаштырылган өч ел урынына биш елга яңадан бүлү алып барыла. Бу елга алдан планлаштырылган ишегаллары проектлары халыкка тәкъдим ителәчәк һәм фикер алышуга чыгарылачак.

Атна ахырына dvor.tatar президент программасы сайтында һәм +7 (800)275-20-20 кайнар линия телефонында смс-белдерү функциясе барлыкка киләчәк. Аны ясаганнан соң, халык, үз ишегалды план-схемасы порталда бастырылгач, хәбәрләр ала алачак.

Быел бөтен республика буенча 1 меңгә якын ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Эшләргә үзизоляция режимы тәмамлану белән керешү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.

Барлык яңалыклар