Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2021, 16:35

Казанның меңнән артык укучысы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр һәм канцтоварлар алачак

Акция ярдәм итәргә теләүчеләрне берләштерә торган яхшы гадәткә әйләнде, дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август, Камилә Гобәйдуллина). Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Казанның 1057 укучысы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында портфельләр һәм канцтоварлар туплаячак. Мохтаҗ балаларга бүләкләрне шәһәр районнарында 18-нче августтан 23-нче августка кадәр тапшырачаклар. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, алар Казан укучыларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә, һәм ярдәм күрсәтелә торган балалар саны артыр, дип ышаныч белдерде.

«Бу акция ярдәм итәргә теләүчеләрне берләштерә торган яхшы традициягә әйләнде. Барлык битараф булмаганнарга рәхмәтемне белдерәсем килә. 1-нче сентябрь – үзенчәлекле көн, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары өчен. Бу бәйрәм кәефен саклау бик мөһим», – диде шәһәр башлыгы.

Быел парталар артына беренче тапкыр 20 меңгә якын беренче сыйныф укучысы утырачак. «Әти-әниләр балаларны мәктәпкә әзерләгәндә, без яңа уку елында белем алу һәм балаларны үстерү өчен инфраструктура әзерләү белән тыгыз шөгыльләнәбез», – дип ассызыклады И.Метшин.

И.Метшин искәртеп узганча, быел РФ Президенты Указы нигезендә яңа уку елына 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган, мәктәп программасы буенча белем алучы Россия гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә. «Бу ил президентының карары, ул безнең дәүләтнең социаль курсын күрсәтә. Гаиләләргә һәм демографиягә ярдәм итү максатында милли проектлар һәм федераль программалар җибәрелде, һәм без аларны гамәлгә ашыру өчен бөтен көчебезне куябыз», – диде И.Метшин.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында быел 984 беренче сыйныф укучысына һәм 73 2-11-нче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтеләчәк. Бу – инвалид, аз керемле һәм күп балалы, эшсез ата-аналар гаиләләреннән, тәрбиягә алынган һәм опекун гаиләләрендә тәрбияләнүче, имин булмаган гаиләләрдә яшәүче һәм профилактик исәптә торучы балалар.

18-нче августта «Чулпан» мәдәни үзәгендә Вахитов һәм Идел буе районнары яшьләренә, Ленин исемендәге мәдәният йортында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан килгән укучыларга бүләк комплектлары тапшырачаклар. 19-нчы августта Киров һәм Мәскәү районнары балалары өчен «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгендә һәм 20-нче августта 189-нчы номерлы «Заман» гимназиясендә «Исәнме, мәктәп!» бәйрәме уздырылачак. Совет районында концерт һәм портфельләр тапшыру тантанасы 23-нче августта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә булачак, дип хәбәр итте шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе 1-нче августта старт алды. Иганәчеләр булып предприятие һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары чыгыш ясады.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.08.2021
Видеорепортаж
16.08.2021 13:02
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе бара
Барлык яңалыклар