В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
План буенча, ел ахырына модернизацияләнгән ут нокталарының гомуми саны 20 меңгә җитәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Ксения Швецова). Узган елда «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте, 6100 искергән терекөмешле лампаларны светодиодлы яктырткычларга алмаштырып, 21 млн сумга якын акчаны янга калдыра алган. Быел предприятие тагын 7100 нәтиҗәсез терекөмешле яктырткычны заманча яктырткычларга алмаштырырга планлаштырырга планлаштыра, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында компаниянең генераль директоры Рөстәм Габделхаков.
Тышкы яктырту өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген арттыру заманча светодиод яктырткычлар һәм автоматлаштырылган җиһазлар урнаштыру хисабына ирешелә, дип сөйләде Р.Габделхаков. 3 ел эчендә Татарстан башкаласында 6,5 меңнән артык яңа ут нокталары урнаштырылган, ә тышкы яктырту челтәрләренең озынлыгы 190 чакрымга арткан.
Узган ел гына да шәһәр белән төзелгән энергосервис контракты кысаларында предприятие искергән 6100 яктырткычны заманча светодиодлы лампаларга алыштырган. Нәтиҗәдә, электр энергиясенең еллык экономиясе 21 млн сум тирәсе тәшкил иткән.
Шәһәр ут баганаларыннан тыш, предприятие шулай ук шәхси кабызыла торган нәтиҗәсез яктырткычларга бәйле проблеманы хәл итәргә планлаштыра. «Шундый алты меңнән артык яктырткычны алыштыру энергия куллануны шактый киметергә генә түгел, ә тышкы яктырту сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттырырга да мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Р.Габделхаков. - Иң мөһиме - шәһәр бистәләрендә яктырткычларны алыштыру. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки терекөмешле яктырткычлар начар яктырта һәм күп электр энергиясе сарыф итә. Ә светодиодлылар яхшырак яктыртачак, азрак сарыф итәчәк, ә ышанычлылык артачак».
Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстан башкаласында светодиодлы яктырткычлар саны 20 меңгә җитәчәк, дип өстәде спикер.
Соңгы 8 елда Казанда тышкы яктырту системалары белән идарә итүне автоматлаштыру дәрәҗәсе берничә тапкырга арткан. 2012 ел башына ул 42% булса, 2019 ел ахырына 97,5%-ка җитәчәк, 883 пункттан 861 пункт автоматлаштырылачак. Автоматлаштыру, кирәкле вакытта кабызып һәм сүндереп, яктырту линияләре белән идарә итәргә мөмкинлек бирә . Бу халыкның канәгатьсезлеген киметергә генә түгел, электр энергиясен куллануны да шактый экономияләргә мөмкинлек бирә.
«Урам яктырткычлары белән автоматлаштырылган идарә итүгә күчү - эшләрнең уңайлылыгын һәм оперативлыгын арттыру. Һәм иң мөһиме – тәүлекнең төнге вакытында шәһәр халкының иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова.
Бүгенге көндә «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте шәһәрдә барлыгы 82 мең ут ноктасын һәм 2600 чакрымнан артык тышкы яктырту челтәрен, ягъни шәһәр балансында булган бөтен урам утлары системасын контрольдә тота.