Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2022, 09:58

Казан пенсионеры мошенниклар аркасында бер миллион сумнан артык акчасын югалткан

Аферистлар хатынны акчаны «куркынычсыз счетларга» күчерергә күндергән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). Казанда 72 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булган, ул «куркынычсыз счетлар»га миллион сумнан артык акча күчергән.

17 нче февральдә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Мошенник аңа, Мәскәүдә җинаятьчеләрнең генераль ышанычнамәдән файдаланып, хатын-кыз счетыннан акча урларга маташуы, тик полициянең оператив гамәлләре аркасында акчаны урлый алмый калулары хакында сөйли. Ялган полиция хезмәткәре зыян күрүчегә якын арада акчаларның тулысынча куркынычсызлыгы өчен банк хезмәткәренең барлык күрсәтмәләрен үтәргә кирәк, дип ышандыра. Берникадәр вакыттан соң пенсионер хатынга башка мошенник шалтырата. Үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм акчаларны «куркынычсыз счетлар»га күчерергә куша. Шуннан соң ханым акчаларын ала һәм җинаятьчеләргә 1 млн 33 мең сум күчерә.

«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Бик зур күләмдәге мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. «Сафиуллина» полиция бүлегендә әлеге җинаять кылуга катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны аеруча игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  Смс-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар