«Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверда 202 агач һәм 1590 куак утыртыла башлады. Монда шомырт, миләш, өрәңге, алмагач, чия, эрбет, каштан, имән, нарат, юкә, тирәк үсәчәк. Октябрь ахырына кадәр төгәлләнергә тиешле эшләрне «Шәһәрне төзекләндерү» МУП алып бара. Агач утырту җәмәгать киңлеген төзекләндерүнең соңгы этабы булачак.
Скверны яшелләндерү өчен дендропланны Казан үсеш институты әзерләгән. Хезмәткәрләр булган үсемлекләрне исәпкә алганнар, чөнки Универсиадага территория чигендә агачлар утыртканнар иде инде. Быел Парк үзәгенә һәм аның яңа җәяүлеләр аллеяларына игътибар бирелде.
Дендроплан буенча үсемлекләрне скверда махсус билгеләнгән участокларга утырталар. Мәсәлән, кырыйларында саклагыч киртә булдыру өчен зур агачлар барлыкка киләчәк. Киңлекне юкәләр һәм тирәкләр рәтләре белән уратып алачаклар — алар скверны юл тузаныннан саклаячаклар. Үзәктә чәчәкле үсемлекләр утыртылачак, ә периметр буйлап тыныч ял итү зоналары булдырылачак, анда шулай ук эре агачлар һәм чирәм барлыкка киләчәк.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, утыртуны октябрьдә башлаганнар, чөнки бу ай эш өчен уңайлы санала – бу вакытта үсемлекләрнең сок хәрәкәте тәмамлана.
Узган ел Җиңү көне алдыннан скверда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре»
стеласы урнаштырылды, шуннан соң скверның беренче чираты төзекләндерелде. Быел 3 мең кв.м мәйданда тротуар плитәсе җәелдерелгән, аңа вокзалга, метрога һәм автобус тукталышына юнәлтүче 24 күрсәткеч
урнаштырылган. Бөтен территориядә 81 яктырту терәге урнаштырылган, элек бары тик төп аллея гына яктыртыла иде. Шәһәр халкына һәм кунакларына уңайлы булсын өчен, аркалы һәм аркалары булмаган 30 эскәмия
барлыкка килде. Юл буйларына 15 бетон савыт куелган.
Төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел 18 җәмәгать киңлеге
төзекләндерелә, алар арасында – «Елмай» балалар паркы, Фукс бакчасы, Котельников һәм Коротченков скверлары, Меңьеллык паркы һәм мәйданы, шулай ук башка объектлар. Бу «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру, БРИКС саммитын
үткәрү һәм Татарстан бюджетыннан акча бүлеп бирү нәтиҗәсендә мөмкин булды.