Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2024, 18:01

Казанның алты мәктәбендә капиталь ремонт 40% тан артыграк башкарылган

Эшләр яңа уку елы башына тәмамланачак

Казанның алты мәктәбендә капиталь ремонт 40% тан артыграк башкарылган. Яңа уку елына эшчеләр биналарның фундаментларын, фасадларын һәм инженерлык коммуникацияләрен яңартачаклар, янәшәдәге территорияләрне төзекләндерәчәкләр.

Яңа Савин районының 49 нчы мәктәбендә капиталь ремонт 50 процентка башкарылган. Учреждениедә актлар залы һәм санузеллар яңартылган, химия, биология һәм технология кабинетларында эшләр дәвам итә. Моннан тыш, мәктәптә тәрәзәләр алыштырылды. Түшәмнәр, идәннәр һәм стеналар тергезелә.

Мәскәү районының 130 нчы мәктәбендә капиталь ремонт 52 процентка башкарылган. Эшчеләр тәрәзәләрне куялар, стеналарны штукатурлыйлар һәм плитә салалар. Шул ук районда беррәттән 2 нче лицей-интернат төзекләндерелә. Эшләрнең оператив үтәлеше 57% тәшкил итә. Белгечләр түбәне коралар, стеналарны штукатурлыйлар һәм идәннәрне җыю белән шөгыльләнәләр.

Мондый эшләр Киров районының Идел буе урамындагы 8 нче мәктәпнең беренче корпусында алып барыла. Фурманов урамындагы икенче бинада якын арада плитә җәюгә, диварларны һәм фасадны буяуга керешәчәкләр. Объектларда эшләр 40% һәм 60% башкарылган.

Шул ук райондагы 57 нче мәктәптә капиталь ремонт яртылаш эшләнгән. Эшчеләр бинаның фасадын буяп, стеналарын штукатурлыйлар, спорт залның диварларын яңартачаклар. Моннан тыш, кабинетларда электромонтаж эшләре башланды.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда алты мәктәпне капиталь ремонтлауга 765 млн сум акча бүлеп бирелгән. Тагын 17 учреждениедә азык-төлек блоклары яңартылачак, шуның нәтиҗәсендә киләсе елда гомуми белем бирү оешмаларында ашханәләрне яңарту программасын тәмамлау планлаштырыла.
Барлык яңалыклар