Чираттагы рейд барышында 640 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
640 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән. Битлек режимын бозган барлык 977 пассажир шәхси саклану чараларын урында кигән, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.