Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2021, 12:33

920 меңнән артык казанлы киләсе сайлауларда тавыш бирә алачак

Бушлай автобуслар ерактагы микрорайоннарда яшәүчеләрне сайлау участокларына китерәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда 922 мең 61 сайлаучы яши, шулардан 10 мең 839 кеше киләсе сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирәчәк. 17-нче сентябрьдән 19-нчы сентябрьгә кадәр сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар, шулай ук 15-нче номерлы Азино бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын һәм Казанның 4-нче номерлы Академия Думасы һәм 20-нче номерлы Липатов сайлау округлары буенча өстәмә сайлаулар узачак.

Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, сайлау участокларының күпчелеге муниципаль объектларда урнашкан, һәм бу оештыру көчләрен таләп итә. «Иң җаваплы атналарның берсе башлана. Без Дәүләт Думасын киләсе 5 елга сайлыйбыз. Безнең өчен бу мөһим чор, һәм ул ил өчен бәхетле булсын. Шәһәрнең чәчәк атуына, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга хезмәт итәчәк законнар кабул ителсен0», – диде шәһәр башлыгы.

Мэр парламентның төрле дәрәҗәләрендә халык мәнфәгатьләрен якларга теләүчеләр санының елдан-ел арта баруын билгеләп үтте. «Сайлаулар елдан-ел кызуырак уза. Бу нормаль. Безнең бурыч – сайлаучыларда да игътибар градусын арттыру», – диде И.Метшин.

Шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев сөйләгәнчә, Казан бермандатлы 3 округка керә: Идел буе, Мәскәү һәм Үзәк. Шулай ук халыкка тавыш бирү бюллетеньнәрендә 14 партиянең берсен сайларга кирәк булачак. «Шәһәр территориясендә барлыгы 463 сайлау участогы төзелгән. Шул исәптән 3 яңа участок «Салават Купере» һәм «Солнечный город» торак микрорайоннарында ачылды. 19 участокта тавышларны автомат рәвештә санау планлаштырыла», – дип билгеләде ул.

Сайлау участоклары өч көн дәвамында 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Яшәү урыныннан читтә торучылар да тавыш бирә алачак – сайлаучыларның вакытлыча булу урыннарында, нигездә, медицина учреждениеләрендә, 32 участок ачылачак. Факттагы урнашу адресы буенча тавыш бирү өчен 13-нче сентябрьдән дә соңга калмыйча участок яки территориаль комиссиягә, «Минем документлар» офисына гариза бирергә яки дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга кирәк.

Тавыш бирү урыннарыннан еракта урнашкан торак массивларда яшәүче сайлаучыларны сайлау көнендә участокларга кадәр 34 автобус бушлай йөртәчәк. Транспорт эшчщнлеге турында өстәмә мәгълүматны казанлылар район администрацияләрендә һәм ТИҮ җитәкчеләреннән белә алачак, дип сөйләде Б.Алеев.

Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы булсын өчен сайлау участокларының 70%-тан артыгы беренче катларда урнашкан, ә икенче катларда чакыру төймәләре куелган, волонтерлар кизү тора. «Сайлаучылар, сәламәтлеге торышы буенча яки мохтаҗларны карау зарурлыгы сәбәпле, участокка килә алмый икән, өйдә тавыш бирергә хокуклы. Моның өчен участок комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә кирәк», – дип сөйләде Б.Алеев.

Тавыш бирү көннәрендә җәмәгать тәртибен саклауны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Шулай ук тавыш бирү өчен резерв пунктлар буларак кулланылачак автобуслар да каралган. «Барлык сайлау участоклары да металл детекторлар белән җиһазландырылган. Сайлаучылар өчен бүлмәләргә керү юлында бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, ручкалар, кулларга антисептик каралган. Барлык сайлау участокларында тавыш бирүчеләр арасында 1,5 метр ераклыкта социаль дистанцияне үтәү буенча чаралар күреләчәк. Җиһаз һәм технологик җиһазлар куркынычсыз араны саклап калуны исәпкә алып урнаштырылачак», – дип йомгаклады спикер.

Моннан тыш, 7 территориаль сайлау комиссиясендә һәм 399 участокта гомуми колачлау белән 86,2% видеокүзәтү планлаштырылган. Башка участокларда видеорегистраторлар эшләячәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.09.2021
Видеорепортаж
13.09.2021 12:17
2021 ел сайлаучысы өчен: 3 көн двамында бушлай җәмәгать транспортында йөрү һәм музейларга бару, «Ак Барс Арена» янында зур бәйрәм
Барлык яңалыклар