1003 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). 30-нчы декабрьдән 5-нче гыйнварга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 9198 чакыру килгән, 1188 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 7657 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 41 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 180 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 75 чакыру килгән.
1003 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 34 тапкыр чакыртылганнар, аларда 35 кеше зыян күргән, 21 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 20 тапкыр чакыртылган, аларда 4 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.