Алар Казансу яры һәм «Урам» экстрим-паркы буйлап йөгерәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Инде иртәгә, 18-нче сентябрьдә, Казанда «Милләт кроссы – 2021» узачак. Ярышка теләге булган һәркем, шул исәптән һөнәри спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кушыла алачак. Бүгенге көндә катнашуга 9 мең 545 кеше теркәлгән.
Кросста катнашучылар өч дистанцияне: 1000, 2000 һәм 3000 метрга үтәчәк. Трасса Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим-паркы территориясендә узачак.
Спорт бәйрәме 9:00 сәгатьтә башлана. Бу вакытта стартка беренчеләрдән булып 2012 елгы һәм аннан кечерәк спортчылар чыгачак – алар 1000 метрлы дистанцияне узачак. Алга таба «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру кысаларында йөгерүләр узачак, тизйөреш осталыкларын 2000 һәм 3000 метр дистанцияләрдә, комплексның яшь баскычлары буенча 16 һәм 17 яшьлек егетләр һәм кызлар күрсәтәчәк.
Иң массакүләм йөгерү 3000 метрга дистанция булачак. Аны 10 меңнән артык казанлы узар дип көтелә. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы кубоклары, медальләре һәм дипломнары белән бүләкләячәкләр.
Спорт бәйрәме кунаклары өчен шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән. «Мин тавыш бирдем!» беләзекләре белән ярышларга килгән казанлылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» дигән истәлекле сувенирлар алачак.
Кросста катнашу өчен мандат комиссиясендә теркәлергә кирәк, ул бүген 18:00 сәгатькә кадәр Ташаяк урамы, 2а адресы буенча Үзәк Стадионда һәм иртәгә 8:30 сәгатьтән башлап кроссның старт тупланмасы алдыннан эшләячәк. Тулырак мәгълүмат Казанның Физик культура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрендә урнаштырылган.