В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия чарасына 181 кеше кушылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 181 казанлы «Игелекле тамчы» хәйрия акциясенә кушылды. Анда катнашучылар 81,45 литр кан бирде.
Исегезгә төшерәбез, акция «Игелекле Казан» проекты, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Республика кан үзәге һәм DonorSearch.org проекты ярдәмендә узды. Донорлар өчен бүләкләр белән бәйрәм оештырылды.