Татарстанны ярышларда 24 команда тәкъдим итәчәк.
Фото: ТР Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). Казан фитнес-аэробика буенча Идел буе федераль округы чемпионатын һәм беренчелеген кабул итәчәк. 800 дән артык спортчы катнашындагы ярышлар 11 нче һәм 12 нче мартта «КАИ Олимп» мәдәни-спорт комплексында узачак.
Беренчелек өчен Самара, Түбән Новгород, Пенза, Оренбург өлкәләреннән һәм Башкортостан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртиядән 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар көрәшәчәк. Татарстанны ярышларда 24 команда тәкъдим итәчәк. Спортчыларны 34 судья бәяләячәк, алар арасында Россиянең Фитнес-аэробика федерациясенең баш тренеры Галина Замыцкова да бар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Ярышлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:30 дан 15:20 гә кадәр узачак.
Ярышлар күңел ачу һәм укыту программаларын үз эченә ала. Казанның иҗат коллективлары бию номерлары күрсәтәчәк. Ә спорт судьялары һәм тренерлары өчен фитнес-аэробиканың яңа дисциплиналары («степ-дуэт», «степ-трио», «степ-квадро», FISAF версияле спорт аэробикасы һәм хип-хоп дисциплинасы) буенча воркшоплар үткәреләчәк.
Ярышлар Россия чемпионаты алдыннан контроль старт булачак.