Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2020, 09:27

Казанга бөтен илдән 800-дән артык спортчы I Бөтенроссия урам уеннарына җыелачак

«Урам» паркында баскетбол, велосипед спорты, скейтбординг, футбол фристайлы һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар узачак.

Фото: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 19-нчы һәм 20-нче сентябрь көннәрендә Казанда яңа «Урам» паркы территориясендә бөтен илдән 800-дән артык спортчы катнашуында I Бөтенроссия урам уеннары (Urban games) узачак.

Ярышларда 80 комплект медаль уйнатылачак, уеннарны оештыруда 200-гә якын волонтер ярдәм күрсәтәчәк. Ярышлар баскетбол, велосипед спорты (BMХ - фристайл – парк), роллер-спорт, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайлы, чир-спорт төрләре буенча узачак. Уеннар программасына шулай ук роуп скиппинг (скакалка аша сикерү), паркур һәм текбол буенча күрсәтмә ярышлар да кертелгән.

Җиңү өчен Владивосток, Калининград, Хабаровск, Смоленск, Ленинград өлкәсе, Пермь, Волгоград, Чабаксар, Екатеринбург, Воронеж, Ижевск, Самара, Төмән, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Уфа, Татарстан шәһәрләре – Әлмәт, Яшел Үзән, Казан, һәм башка шәһәрләр спортчылары көч сынашачак, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Урам» экстрим-паркында тест-драйв Яшьләр көнендә, 27-нче июньдә узды. Парк территориясенең мәйданы 1,9 гектарга җитә. Яңа экстрим-парк 8 зонадан – скейт-парк, тәҗрибәле һәм башлап килүче спортчылар өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркур өчен мәйданчыклар, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналардан тора.

Барлык яңалыклар