В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараны «Россия суы» акциясе кысаларында оештырдылар
Зөбәрҗәт күлендә узган «Чисталык марафоны» өмәсендә казанлылар 831 кг чүп-чар, шул исәптән 130 кг пластик, 285 кг пыяла һәм 416 кг катнаш калдыклар җыйдылар.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Экология» милли проектының «Россия суы» акциясе кысаларында җыештыруга 300 дән артык кеше кушылган. Аларны 62 командага бүлделәр, алар бер сәгать дәвамында калдыкларны җыеп, сортларга аердылар. Марафонда Казанның Киров районы балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең «Сәяхәт» командасы җиңде.
Исегезгә төшерәбез, мәйданчыкта командалар өчен концерт программасы, кыр кухнясы һәм интерактив зоналар әзерләнде. Мәсәлән, катнашучылар кинотеатрда булдылар, анда виртуаль чынбарлык күзлекләре ярдәмендә Россия табигатенең байлыгын һәм матурлыгын, шул исәптән чиксез су киңлекләрен күрделәр.