Турнир «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасы кысаларында узачак
Фото: Денис Гордийко
Сайлап алу ярышлары ноябрьдән декабрьгә кадәр шәһәрнең биш муниципаль спорт объектында һәм ике мәдәни-күңел ачу комплексында узган. Аларда барлыгы 190 кеше катнашкан.
Җанатарлар Бутлеров урамы, 7 адресы буенча урнашкан Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча олимпия резервы спорт мәктәбе финалистларына рухи көч биреп тора алачак. Катнашучыларны теркәү 15:00 сәгатьтә башланачак, тамашачыларны 16:00 сәгатькә көтәчәкләр, дип хәбәр итә «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» Telegram-каналы.
Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» 10 спорт төрен берләштерә: өстәл теннисы, шахмат, йөзү, чаңгы узышлары, төньяк йөреш, дартс, ГТО, җиңел атлетика, волейбол һәм футбол. Катнашучылар ике категориядә ярышалар: ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «һәвәскәрләр» һәм «спортчылар».
Ярышлар 2016 елда Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган «Яшәү яме» проекты кысаларында уза. Түләүсез нигездә пенсионерлар муниципаль спорт объектларында, мәдәни учреждениеләрдә, шулай ук шәһәр паркларында һәм скверларында төрле чараларга йөри ала.