Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2023, 11:50

Татарстанда 80 меңнән артык бала бердәм пособие ала – социаль фонд

Шулай ук 3,4 мең йөкле хатын-кызга түләүләр билгеләнгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Татарстанда 81 мең 908 бала һәм 3412 йөкле хатын-кыз өчен бердәм пособие билгеләнгән. Бу максатларга Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3,806 млн сумнан артык акча җибәргән.

Түләү алу өчен ата-аналарга дәүләт хезмәтләре сайтында гариза бирергә кирәк. Калган мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек аша тикшерәләр. Бер гаризада 17 яшькә кадәрге барлык балаларны да күрсәтергә һәм шул рәвешле һәр балага түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин.

Бердәм пособие рәсмиләштерү өчен балалар һәм ата-аналар Россия гражданнары булырга һәм даими рәвештә Россиядә яшәргә тиеш. Түләү билгеләнгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнә, шулай ук ата-ананың мәшгульлеге яисә эшләмәүләренең объектив сәбәпләре исәпкә алына, дип хәбәр иттеләр социаль фондның төбәк бүлегендә.

Бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын –беренче һәм өченче балага 3 яшькә кадәр ай саен бирелә торган түләүне, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләрне, шулай ук йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган пособиене алыштырды.

Гаиләләр элек рәсмиләштерелгән барлык түләүләрне ташламалар гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы алачаклар. Шул ук вакытта алар теләсә кайсы вакытта яңа системага күчә һәм бердәм пособие рәсмиләштерә алалар. Мәсәлән, бу беренче балага бирелә торган түләүгә кагыла – хәзер ул бердәм пособиегә керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта, әгәр бала 2023 елга кадәр туган булса, гаилә балага өч яшь тулганчы элек гамәлдә булган шартлар буенча түләү ала ала. Ел башыннан ТР буенча Социаль фонд бүлеге 2022 елда туган өч яшькә кадәрге 8662 балалы гаиләләргә түләүләрне хуплады. Түләүләр суммасы 124 млн сумнан артып китә.

Барлык яңалыклар