В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Гвардия» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Яшь кеше смартфон сатып алганда мошенникларга эләккән. Гаджетны сату турында белдерүне ул мессенджерларның берсендә тапкан. Тиешле модельне сайлап, казанлы 80 мең сумнан артык акча күчергән. Нәтиҗәдә, мошенник элемтәгә чыкмый башлый.
«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомствода искәртәләр: җинаять корбаны булмас өчен таныш булмаган кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Акчаны билгесез счетларга күчерергә ярамый.