Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2023, 10:47

Татар телен өйрәнү проектлары конкурсына 80 ләп казанлы гариза бирде

Финалга 24 катнашучы үтте, иң яхшы инициативаларны иртәгә жюри билгеләячәк

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). «Үз телем» татар телен өйрәнү проектлары конкурсына 35 яшькә кадәрге 80 нән артык казанлы гариза биргән, аларның 24 е финалга чыкты. Иң яхшы инициативаларны иртәгә жюри билгеләячәк.

Финалистларга проектларны тәкъдим итәргә һәм аларның әһәмиятен исбатларга кирәк булачак. Инициативалар татар телен өйрәнүнең стандарт булмаган, нәтиҗәле һәм яшьләр ысулларын чагылдырырга тиеш. «Медиапроект», «Digital-проект», «Мәгариф проекты», «Күңел ачу проекты», «Мәдәният һәм иҗат юнәлешендәге проект» һәм «Вакыйгалы проект» номинацияләре каралган.

Җиңүчеләр үзара 2 млн сумны бүлешәчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» конкурсы беренче тапкыр 2021 елда балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм милли мәдәниятне үстерү буенча проектлар булдыру максатыннан үткәрелде.

Узган ел грантларны биш проект авторлары алды, алар арасында сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-сервис, яшь натуралистлар өчен «Яшел китап» өстәл китабы, балалар өчен «Бөҗәкләр алдаша беләме?» энциклопедиясе, татар телендә комикслар һәм татар теленең SkyTat онлайн-клубы бар иде. Барлык проектлар да уңышлы тормышка ашырылды.

Барлык яңалыклар