Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2018, 11:00

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8 меңнән артык чакыру килгән

Бала табу очракларына табибларны 55 тапкыр чакыртканнар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). 17-нче декабрьдән 23-нче декабрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8031 чакыру килгән, 1205 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6377 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 47 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 168 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 55 чакыру килгән.

947 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 69 тапкыр чакыртылганнар, аларда 73 кеше зыян күргән, 42 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 21 тапкыр чакыртылган.

Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 78-гә арткан. Чакырулар саны юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле 11-гә арткан. Миокард инфарктына бәйле рәвештә чакырулар саны 19-га кимегән. 6 чакыру мидәге кан әйләнешенә бәйле рәвештә арткан. Янгыннарга чакырулар 8-гә арткан. Шул ук вакытта бал табу очракларына чакырулар саны 14-кә кимегән. Җәмәгать урыннарына бәйле чакырулар саны 54-кә арткан, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар