Сменаларның төп темасы – «Гаилә һәм Туган ил – бердәм»
Фото: Денис Гордийко
Лагерьлар бәйрәм линейкасы белән ачылачак. Смена дәвамында балаларга төрле чаралар тәкъдим ителәчәк: алар квестлар узачак, конкурсларда катнашачак һәм тематик фильмнар караячак. Шулай ук театрларга, музейларга һәм күргәзмәләргә бару планлаштырыла. Моннан тыш, ял итүчеләрне махсус мастер-класслар көтә.
Лагерьлар 9:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк. Ата-аналарга уңайлы булсын өчен, дежур төркемнәр каралган: 8:00 дән 9:00 гә кадәр һәм 15:00 дән 16:00 гә кадәр, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, бүгеннән язгы каникуллар башланды. Алар 30 нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.