В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
20-нче гыйнвардан 26-сына кадәр табиблар бала табу очракларына 70 тапкыр чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Узган атна эчендә, 20-нче гыйнвардан 26-сына кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8525 чакыру үтәде, шул исәптән 1006 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар саны (7060) төрле авырулар буенча башкарылды. Аларның 200-енә баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 42-сенә көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 70 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 722 тапкыр чакырттылар, шуларның 40-ы юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 37 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 22 кеше озатылды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 14 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда 2 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.