В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
835 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). 25-нче февральдән 3-нче мартка кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8437 чакыру килгән, 1205 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6799 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 56 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 178 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 75 чакыру килгән.
835 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 38 тапкыр чакыртылганнар, аларда 50 кеше зыян күргән, 30 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 17 тапкыр чакыртылган, биредә 5 кеше зыян күргән.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 93-кә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.