1245 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). 16-нче декабрьдән 22-нче декабрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8358 чакыру килгән, 1245 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6683 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 47 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 168 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 53 чакыру килгән.
948 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 48 тапкыр чакыртылганнар, аларда 43 кеше зыян күргән, 26 кеше хастаханәгә озатылган, өч кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 16 тапкыр чакыртылган, аларда бер кеше зыян күргән, бер кеше үлгән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.