В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мидәге кан әйләнеше бозылу очракларына медиклар 182 тапкыр чакыртылган, миокард инфарктына – 59.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 7-нче гыйнвардан 13-нче гыйнварга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8341 чакыру килгән, 978 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6906 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 59 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 182 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 705 чакыру килгән.
818 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 35 тапкыр чакыртылганнар, аларда 41 кеше зыян күргән, 25 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 12 тапкыр чакыртылган, биредә 1 кеше зыян күргән.
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 419-га кимегән, авырулар хисабына – 438-гә. Юл-транспорт һәлакәтләре уңаеннан чакырулар саны 3-кә кимегән, кискен миокард инфарктына бәйле – 16-га. Мидәге кан әйләнеше очракларына чакырулар саны 10-га арткан. Шул ук вакытта бала табу очракларына медикларны 2-гә кимрәк чакырганнар. Җәмәгать урыннарына чакырулар 141-гә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.