«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
9 нчы февральдә ханым интернетта тиз акча эшләү турында игълан күрә. Тәкъдим белән кызыксынып, махсус сайтта гариза калдыра. Берникадәр вакыттан аның белән билгесез кеше элемтәгә керә һәм аны икенче бер ир-ат белән тоташтыра. Мошенник үзен брокер Алексей Ломанов дип таныштыра һәм зыян күрүчегә биржада ничек тиз акча эшләп булуы турында сөйли. Моның өчен мошенник ханымга счет ачарга һәм аңа 16 мең сум акча күчерергә куша. Зыян күрүче әлеге иргә ышана һәм күрсәтелгән сумманы күчерә. Барысы да ышндырырлык күренсен өчен, мошенник хатын-кызга 500 сум күчерә. Моны күреп, ханым бизнес-схема эшләвенә ышана һәм җинаятьче счетына тагын 525 мең сум, соңрак тагын 160 мең сум күчерә. Ханымның 701 мең сум акчасын алып, ялган брокер элемтәгә чыкмый башлый. Соңрак зыян күрүче акчасын шәхси счеттан алырга тырышса да, моны эшли алмый.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган мошенниклык җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Җинаятьне ачуга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю аркасында, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратучы билгесез затларга һәм сезнең туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүчеләргә ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча күчерү очракларын булдырмас өчен, карта һәм андагы акчалар турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрүләренә шик бар икән, аны блокка кую турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратырга, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.