Җиңү яулау өчен 50 төбәк вәкилләре көч сынашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). 18-22-нче апрель көннәрендә Казанда «Ак Барс» Көрәш сарае базасында тхэквондо (ГТФ) буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Анда илнең 50 регионында саулап алу ярышлары аша узган 700-дән артык спортчы катнашачак.
4 көн дәвамында, ике ярыш залындагы 8 мәйданчыкта спортсменнар 2019 елда тхэквондо ГТФ буенча иң мөһим халыкара стартта – Татарстан Республикасы башкаласында 24-30-нчы июньдә узачак Европа чемпионаты һәм беренчелегендә катнашу өчен иң көчлеләрне ачыклаячак.
Ярышларның махсус кунагы буларак Россиянең тхэквондо (ГТФ) буенча демонстрацион командасы чыгыш ясаячак, аның составына гамәлдәге 50 спортчы керә. Алар ачылыш тантанасында трюклар, блокларны синхрон рәвештә күрсәтү, сугу һәм үзоборонаның техник комплексын тәкъдим итүне үз эченә алган чыгышларын күрсәтәчәкләр.
Ярышларны ачу тантанасы 18-нче апрельдә 13.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Чемпионатның тулырак җәдвәле белән сайтта танышырга мөмкин.