Росстандарт белгечләренә шәһәрлеләр 900-дән артык җайланма китерделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Казанның 700-дән артык кешесе "Будь уверен! Будь здоров!" Бөтенроссия социаль акциясендә катнашты. Ул кичә Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәгендә үтте Росстандарт белгечләре 907 көнкүреш тонометрының эшкә сәләтлелеген тикшерде.
Шулай ук бу көнне үзәктә мәгълүмат стендларында теләгән һәркем артериаль кан басымының нормаль күрсәткечләре һәм аны куллану буенча инструкцияләр белән таныша алды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 11 февральдә акция илнең барлык федераль округларындагы 50 төбәгендә узды. Барлыгы 13 меңнән артык көнкүреш тонометрының төгәллеге тикшерелде, дип хәбәр итте оештыручылар.