Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2024, 10:55

«Тәмле Казан» гастрономия фестивале юбилеена 70 меңнән артык кеше килгән

Чара кунаклары 30 мең литр эчемлек эчкән һәм 20 тоннадан артык ризык ашаган

Унынчы «Тәмле Казан» гастрономия фестиваленә 70 меңнән артык ТР башкаласы халкы һәм кунаклары килгән. Чара 13, 14 нче июль көннәрендә «Казан» гаилә үзәге янында зур гаилә пикнигы форматында узды.

Фестиваль кунаклары 30 мең литр эчемлек эчкән (яңа сыгылган соктан татар чәенә кадәр) һәм 20 тоннадан артык ризык ашаган. «Тәмле Казан»да катнашу өчен 111 кафе һәм ресторан, фермерлар, үзмәшгульләр, уникаль истәлекле бүләк авторлары һәм башка эшмәкәрләр сайлап алынган.

Чакырылган экспертлар белем һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар: алар гастрономиянең үсеш тенденцияләре һәм бу өлкәдә уңышка ирешү серләре турында сөйләделәр. Шулай ук барлык теләүчеләр шеф-поварлар җитәкчелегендә ризык әзерләргә өйрәнә алды. Мәйданда барлыгы 11 тематик лекция һәм шулкадәр үк гастрономия мастер-классы узды.

«Тәмле Казан» турында үз күзаллауларын 67 яшь рәссам киндер тукымага төшерә алды. Фестивальдә шулай ук «Казан» торты пешерү буенча кондитерлар конкурсының җиңүчесен дә билгеләделәр. Аңа диплом һәм фестивальнең уникаль фирма билгесен тапшырдылар. Моның турында туризмны үстерү комитетында хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда «Тәмле Казан» гастрономия фестиваленә якынча 55 мең кеше килгән иде. Чара ике мәйданда: «Казан» гаилә үзәге янында һәм Казан Крмеленың Кабул итү урыннарында уздырылган иде. Чараны туризмны үстерү комитеты оештыра.

Барлык яңалыклар