В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер көндә, 10 нчы октябрьдә, балалар 72 тапкыр йөргән.
Фото: Денис Гордийко
10 нчы октябрьдә балалар яңа юл йөрү билетлары буенча автобус, трамвай, троллейбус һәм метрода йөрделәр. Балалар күбрәк мәктәпкә барган, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге укучылар өчен бушлай йөрү мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм чараларының берсе буларак кертелде. Ташлама 10 нчы октябрьдә эшли башлады. Бушлай йөрү өчен электрон юл билетын алырга кирәк, аны гариза буенча гомуми белем бирү учреждениеләрендә бирәләр. 300 дән артык йөрү билете инде җитештерелгән.