Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2019, 11:20

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7,9 меңнән артык чакыру килгән

Бала табу очракларына табибларны 79 тапкыр чакырганнар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7965 чакыру килгән, шуларның 1160 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6360 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 49 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 188 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 79 чакыру килгән.

916 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле очракларга 35 тапкыр чакыртылганнар, аларда 37 кеше зыян күргән, 24 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 9 тапкыр чакыртылган, биредә 2 кеше зыян күргән.

Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 472-гә кимегән. Түбәндәге очракларга табибларны чакыру сирәгәйгән: юл-транспорт һәлакәтләре (3-кә), янгыннар (8-гә), миокард инфаркты (7-гә). Түбәндәге очракларга табибларны чакырулар саны арткан: бала табу (4-кә), мидәге кан әйләнеше бозылу (10-га). Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 45-кә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар