Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6131 казанлы мөрәҗәгать иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Узган атнада, 2-нче марттан 8-нче мартка кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7749 чакыру килгән, 1153 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6131 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 38 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 220 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 56 чакыру килгән.
799 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 31 тапкыр чакыртылганнар, аларда 29 кеше зыян күргән, 19 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 18 тапкыр чакыртылган, аларда 5 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.