Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручы 1208 пациентның 389-ы стационарда дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май, Ксения Швецова). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручы 1208 пациентның 389-ы стационарда дәвалана. Аларның дүртесенең хәле шактый авыр дип бәяләнә. Авыручыларның яртысыннан артыгында коронавирус симптомсыз уза, шул ук вакытта яңа ачыкланган инфекцияләрнең уртача көнлек үсеше 7-8% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Коронавирус белән авыручы 196 кешенең йоктыру чыганагы ачыкланмаган
Соңгы тәүлек эчендә республикада 91 яңа авыру очрагы ачыкланды, дип искәртте М.Патяшина. Авыручыларның күбесе эре шәһәрләргә - Казан һәм Чаллыга туры килә. Хәзерге вакытта барлыгы 39 муниципаль берәмлектә коронавирус ачыкланган. «Коронавирус инфекциясе буенча вәзгыять киеренке булып кала бирә. Үткән атнада без 469 яңа очрак ачыкладык, ә соңгы өч көндә - 248 очрак. Көндәлек үсешне интенсив дип атарга мөмкин», - дип билгеләде М.Патяшина.
Ачыкланган 185 очрак читтән алып кайтылган, ә 827 кеше вирус йөртүчеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган. Шуларның 653-е - гаилә эчендәге элемтәләр, ә һәр бишенче очрак - хезмәттәшләре арасында йоктыру. «Мондый саннар шәхси профилактика чаралары үтәлмәве турында сөйли, - дип раслады М.Патяшина. - Битлекләрне кию зарурилыгын исәпкә алмыйлар, киңәшмәләр, хезмәттәшләр белән массакүләм җыелышлар үткәрелә. Ярамый бит алай».
Әгәр өч атна элек өч кешенең генә йоктыру чыганагы ачыкланмаган булса, бүгенгә бу сан 196-га кадәр арткан. Йоктыруның иң ихтимал ысулы - җәмәгать урыннарына шәхси саклау чараларыннан башка бару, дип билгеләде спикер.
COVID-19 авыруының теркәлгән очраклары арасында 11%-ка якыны балаларга туры килә. Күпчелек очракта алар я ОРВИның җиңел симптомнары белән, я симптомсыз авырый, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе. Шул ук вакытта вирусны элеккечә үк өлкән буын вәкилләре авыр кичерә. Бүгенге көндә Татарстанда авыручыларның 13%-ы - 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. «Ике атна элек республикада авыруларның 10%-ы 65 яшьтән өлкәнрәк булуын, өлкән яшьтәге пациентлар саны артуын билгеләп үттек. Бу аларның яки якыннарының профилактика кагыйдәләрен бозулары турында сөйли, - диде М.Патяшина. - Сак булырга кирәк, чөнки өлкән яшьтәгеләрнең үпкә ялкынсынуы ешрак була. Хәзерге вакытта пациентларның 19%-ы пневмония белән авыруын теркәдек».
Стационарда 389 пациент дәвалана, шуларның дүртесе - үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә. Авыруның симптомнарсыз узуы 52% авыручыда теркәлгән, бу инфекция таралуга нык йогынты ясый, диде М.Патяшина. «Симптомнар булу-булмауга карамастан, вирус ачыкланган кешеләр үзизоляция режимын үтәргә тиеш», - дип ассызыклады ул.
Татарстанда COVID-19га 60 меңнән артык тикшерү уздырылган.
Республикада үзизоляция режимындагы 7647 кеше күзәтү астында. Аларның 252-се чит илдән алып кайтылган һәм 1760-ы авыручылар белән элемтәдән соң авырый башлаган, дип хәбәр итте М.Патяшина. Изоляцияне бозуның 7 факты ачыкланды, дип өстәде ул.
Моңа кадәр карантинга бары тик чит илләрдән кайткан кешеләрне генә җибәрәләр иде, 13-нче апрельдән бу чара республикага Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләргә дә кагыла башлады. 20-нче апрельдән Татарстанга башка төбәкләрдән килгәннәрнең барысы да үзизоляция үтәргә тиеш - бүгенге көндә андый 5635 кеше исәпләнә.
Республикада COVID-19га инде 60 меңнән артык тикшеренү уздырганнар, күрсәткеч 100 мең кешегә 1625 булган. Диагностика Татарстанның 13 лабораториясендә уздырыла, дип искәртте М.Патяшина. Сәламәтлек саклау системасының медицина учреждениеләре базасындагы 10 лабораториядә 48% тикшеренү үткәрелгән, Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгендә - 44%. «Биомед» һәм «Ситилаб» клиникалары базасындагы шәхси лабораторияләрдә - 8% тикшеренү.
«Республикада лаборатория базасының максималь мөмкинлеге - тәүлегенә 3 меңнән артык тикшеренү, - дип хәбәр итте спикер. - Хәзерге вакытта без тәүлек саен 2300-гә якын тикшеренү уздырабыз».
«Без саклык битлеге режимына ияләшергә тиеш, ул әле озак дәвам итәчәк»
Авыручылар саны артканлыктан, республикада кертелгән чикләү чараларын үтәүне дәвам итәргә кирәк, диде М.Патяшина. «Үзизоляция режимын дәвам итәргә кирәк. Якыннары, танышлары белән очрашулардан, башка төбәкләргә һәм шәһәрләргә сәфәрләрдән, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барудан тыелырга кирәк», - дип ассызыклады спикер.
Республикада парклар, скверлар һәм балалар мәйданчыклары халык өчен ябык, дип искәртте М.Патяшина. Корнорнавирустан нык авыручылар төркеменә 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге, эндокрин, йөрәк-кан тамырлары һәм бронхолегка системалары хроник авырулары булган кешеләр керә.
Вирус таралуны булдырмас өчен, 20-нче апрельдән Татарстанда саклык битлеге режимы кертелде. «Барлык кибетләрдә, даруханәләрдә, урамда йөргән вакытта һичшиксез битлек киеп йөрергә кирәк, - диде М.Патяшина. - Без саклык битлеге режимына ияләшергә тиеш, ул әле озак дәвам итәчәк. Шулай ук 1,5-2 метр социаль дистанцияне үтәргә кирәк».
Дачага чыккан вакытта да, күршеләр белән элемтәдә тормыйча, гаилә даирәсендә генә булырга кирәк, дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе. Шул ук вакытта шәхси транспортка яки таксига өстенлек бирергә кирәк. Иҗтимагый транспортта битлек, перчаткалар киеп йөрергә, биткә куллар белән тотынмаска, тиешле урынга килеп җиткәч - антисептиктан файдаланырга кирәк. ОРВИ симптомнары барлыкка килгән очракта, кичекмәстән табибны өйгә чакырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дачага яки бакча участогына бару өчен үзизоляция урынын калдыра ала, дачага бару саны атнага 4 тапкырга кадәр арттырылды.
Кертелгән чикләүләрне бозган өчен 19 мең 508 административ беркетмә төзелгән, шуларның 841-е - соңгы тәүлек эчендә. Иң киң таралган хокук бозулар арасында - битлекләр булмау, шәһәр буенча ялган белешмәләр белән хәрәкәт итү, үзизоляция урыннарын сәбәпсез калдырып китү.
М.Патяшина сүзләренчә, чикләүләрне йомшарту май бәйрәмнәреннән соң каралачак. Аерым алганда, авыручылар саны кимү белән шәһәр паркларына чыгу планлаштырыла. «Әгәр дә яңа очраклар үсеше тәүлегенә 4-6%-ка кадәр кимесә, ниндидер йомшаклыклар кертергә мөмкин булачак», - дип аңлатты ул.