В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табу очракларына табиблар 72 тапкыр чыкканнар.
Фото: Марат Мугинов
Иң күп чакырулар, 6954, төрле авырулар буенча башкарылган. Шулардан 170 чыгуга - баш мие кан әйләнеше бозылуы, ә 47 чакыруга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 72 тапкыр чыкканнар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 483 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 32 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 24 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 9 зыян күрүчене китергәннәр, берсе һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 10 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.