Җәмәгать урыннарына табиблар 816 тапкыр чыктылар.
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакыру, 6871, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 179 урынга чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 49 чакыруга көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 64 тапкыр чыкканнар.
Бәхетсез очракларына табиблар 535 тапкыр чакыртылган, шул исәптән 39 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 34 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 21 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, 9 чакыруны ашыгыч ярдәм янгын урыннарына үтәде, аларда 3 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.