Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2025, 10:02

Казанның 680 меңнән артык кешесе гриппка каршы вакцина ясаткан

Прививканы яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникада 1 декабрьгә кадәр ясатырга була

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда 680 мең 863 кеше гриппка каршы вакцина ясаткан, әлеге күрсәткеч шәһәр халкының 51,5 поцентын тәшкил итә. Халык прививканы авырулар көчәя башлаганчы – 1 декабрьгә кадәр ясата ала. Моның өчен яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сентябрь башында кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру очракларының артуы теркәлгән – августның соңгы атнасы белән чагыштырганда авыручылар саны 9 процентка арткан. Мондый үзгәреш җәйге ялларның тәмамлануы һәм уку йортларында, эш урыннарында яңа коллективлар формалашу белән бәйле. Моннан тыш, авыручылар санының чираттагы артуы ноябрьнең икенче яртысында, мәктәпләрдә көзге каникуллардан соң күзәтелде.

Татарстан Республикасы буенча Россия Кулланучылар күзәтчелеге идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу елгы көздә кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер дәрәҗәдә кала. Шәһәр халкының авыруларны профилактикалауга аңлы рәвештә якын килүе аркасында грипп сезоны эпидемия вәзгыятенә көчле йогынты ясарга тиеш түгел. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту чараларын үтәгәндә, авырулар саны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артмаячак.

Исегезгә төшерәбез, укучылар, мәгариф һәм медицина оешмалары, шулай ук сәүдә, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкә предприятиеләре хезмәткәрләре, башка затлар грипп йоктыру куркынычы зур булган төркемнәргә керә. Алар барысы да үзләренең һөнәри эшчәнлекләре буенча күп санлы кешеләр белән элемтәдә торалар.

Кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре күзәтелгән очракта, шәһәр халкына үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә, иң яхшысы табибны өйгә чакырту, ди белгечләр. Шулай ук һәрдаим кулларны юу, иммунитетны ныгыта торган азык-төлек куллану сорала.

Алдарак Казанда кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар санының эпидемия чигеннән 19 процентка кимрәк булуы хакында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар