Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2020, 14:19

Казанның 660-тан артык мохтаҗ гаиләсе 15 кг авырлыктагы азык-төлек җыелмалары алды

Ярдәм алучылар арасында - аз керемле ялгыз пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Казанда 660-тан артык мохтаҗ гаилә «Бәхетле» гипермаркетлары челтәреннән азык-төлек җыелмалары алды. Ярдәм алучылар арасында - ялгыз аз керемле пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, операциядән соң якыннары ярдәменнән мәхрүм калган кешеләр, ике оныгын тәрбияләүче әби-опекун.

Хәйрия акциясе 1-нче апрельдә старт алды, барлыгы 1503 гаилә азык-төлек тартмасы алачак. Мохтаҗларның исемлекләре социаль яклау органнары, шәһәрнең район администрацияләре һәм «Игелекле Казан» проекты мәгълүматлары буенча төзелә.

15 кг чамасы авырлыктагы азык-төлек җыелмалары 1 айга исәпләнгән. Бер тартмага ике килограмм он, шикәр һәм бәрәңге, бер килограмм дөге, борчак, токмач, кишер һәм алма, ак май һәм көнбагыш мае, томалап пешерелгән сыер ите, шпрот, куертылган сөт, йомырка һәм чәй керә. «Өчтән артык бала тәрбияләнүче гаиләләргә берничә азык-төлек җыелмасы китерелә», - дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

Көн саен азык-төлек җыелмаларын 50 волонтер тарата. Акциягә Казанның танылган шәхесләре кушыла. Азык-төлекне илтеп җиткерүдә «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары, «Төнге бүреләр» мотоклубы әгъзалары, Harley Davidson клубы һәм Бокс федерациясе әгъзалары ярдәм итәргә әзер.

Шулай ук мохтаҗ Казан пенсионерлары өчен 10 мең азык-төлек «Игелек тартмасы» KazanExpress компаниясе тарафыннан формалаштырылган. Мохтаҗларга «Ярдәм» хәйрия фонды волонтерлары да ярдәм күрсәтә. Алар апрель башыннан көн саен шәһәр халкына - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз һәм аз керемле кешеләргә кайнар ашлар белән ланч-бокслар илтәләр.

Моннан тыш, көн саен Казан волонтерлары коронавирус инфекциясеннән катлауланулар булу куркынычы янаган төркемдәге өлкән яшьтәге шәһәр халкына азык-төлек һәм дарулар китерә. Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар «Ачык Казан» системасында сайтта яисә +7(843)236-4-123 (теләсә нинди телефоннан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә. Хәзерге вакытта шәһәр волонтерлык штаблары резервында 500-дән артык кеше тора, алар инде 1700 кешегә ярдәм иткән.

Барлык яңалыклар