В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сары челтәрләрдән эшкәртү өчен 6 мең кубометрдан артык чимал җыеп алынган
Денис Гордийко фотосы
Шулай ук Казан буенча бер ай эчендә барлыгы 55 мең кубометрдан артык эре габаритлы чүп-чар чистартылган, дип хәбәр итә «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.
Чагыштыру өчен, Татарстанның көнбатыш өлешендә мартта – 65,1 мең кубометр, Яшел Үзән районында – 50,8 мең, Биектау районында 36,1 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган.
Исегезгә төшерәбез, сары контейнерларга калдыкларны биш төргә аерып салырга киңәш ителә: пыяла (шешәләр, төсле һәм үтә күренмәле банкалар), металл (алюминий һәм корыч банкалар, капкачлар), кәгазь (картон, офис кәгазе, газета-журналлар), пластик (шешәләр, канистрлар, флаконнар, контейнерлар, 1-5 маркировкалы пакетлар), тетрапаклар (соклардан, сөттән һәм башка продуктлардан бушаган каплар).
Алдарак башкала халкының 20 апрельгә кадәр тузган автомобиль шиналарын тапшыра алуы хакында хәбәр ителгән иде. Шиналарны җыю өчен шәһәрнең барлык районнарына махсус кызгылт сары контейнерлар куелган.