Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2026, 13:27

Калдыклар мәсьәләсе: Казанда бер айда 657 мең кубометрдан артык чүп түгелгән

Сары челтәрләрдән эшкәртү өчен 6 мең кубометрдан артык чимал җыеп алынган

Денис Гордийко фотосы

Март аенда Татарстан башкаласында 657,1 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы полигонга илтеп түгелгән. Сары челтәрләрдән эшкәртү өчен 6 мең кубометрдан артык чимал җыеп алынган.

Шулай ук Казан буенча бер ай эчендә барлыгы 55 мең кубометрдан артык эре габаритлы чүп-чар чистартылган, дип хәбәр итә «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.

Чагыштыру өчен, Татарстанның көнбатыш өлешендә мартта – 65,1 мең кубометр, Яшел Үзән районында – 50,8 мең, Биектау районында 36,1 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, сары контейнерларга калдыкларны биш төргә аерып салырга киңәш ителә: пыяла (шешәләр, төсле һәм үтә күренмәле банкалар), металл (алюминий һәм корыч банкалар, капкачлар), кәгазь (картон, офис кәгазе, газета-журналлар), пластик (шешәләр, канистрлар, флаконнар, контейнерлар, 1-5 маркировкалы пакетлар), тетрапаклар (соклардан, сөттән һәм башка продуктлардан бушаган каплар).

Алдарак башкала халкының 20 апрельгә кадәр тузган автомобиль шиналарын тапшыра алуы хакында хәбәр ителгән иде. Шиналарны җыю өчен шәһәрнең барлык районнарына махсус кызгылт сары контейнерлар куелган.

Барлык яңалыклар